Красно-Ключинская сельская библиотека - филиал № 23

Китап күргәзмәсе "Тукай - татар шигъриятендә җидегән йолдыз"

         Г.Тукайның 137 еллыгына карата Кызыл Чишмә китапханәсендә "Тукай - татар шигъриятендә җидегән йолдыз" дип аталган китап күргәзмәсе оештырды. Тукай! Татар халкы телендә, күңел түрендә яңгырап торган бу исемнең халык өчен нинди кадерле, аның язмышында никадәр әһәмиятле икәне шөбһәсездер. Нигә шулай,берәүләр, иҗаты белән әдәбияттә тирән эз калдырып та, халыкныкы булып китә алмый, икенчеләре әдәбият тарихына гына түгел, халык тарихына җуелмас битләр яза... Күргәзмәдә авторның китаплары, аның шигырьләре, шулай газета һәм журнал битләрендә чыккан статьялар куелган.