Фәнис Яруллинны искә алу.
Туган телләр айлыгы кысаларында Кызыл Чишмә урта мәктәбендә 9нчы февральдә Татарстанның Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, "Халыклар дуслыгы" Ордены кавалеры Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулуга багышланган мәгълүмати танып белү сәгате үтте. Кичә башында укучылар әдипнең тормыш юлы, катлаулы язмышы белән таныштылар.Басылып чыккан китапларына күзәтү ясалды.Язучының шигырьләрен укыдылар,җырлары тыңланды.Кичә Ф.Яруллинның "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" җыры белән тәмамланды.