Красно-Ключинская сельская библиотека - филиал № 23

әдәби - музыкаль кичә Г.Тукайның 135 еллыгына.

    23 нче апрельдә "Тукайның мәхәббәте" дигән исем астында әдәби кичә узды. Тукайның мәхәббәт тарихы - шактый өйрәнелгән шагыйрь тормышының иң четерекле һәм бәхәсле якларыннан. Шагыйрь йөрәгендә очкынлы хис уяткан иҗатына илһам биргән туташ Зәйтүнә генә булганмы? Тагын кайсы асыл затлар Тукайның хөрмәтен һәм , ниһаять, мәхәббәтен яулый алган? Күпләрне кызыксындырган бу сорауларга җавапны без шагыйрьнең шигырьләрен укып, якыннан белгән, истәлекләреннән таба алабыз.