Красно-Ключинская сельская библиотека - филиал № 23

Әдәби -кичә "Ул бүген дә монда, халык күңелендә".

       Китапханәбездә башлангыч сыйныф укучылары белән "Китап ача безгә серләрен" исеме астында кызыклы экскурсия булды. Укучылар китапханәнең эшчәнлеге белән таныштылар. Очрашу бөек татар халык шагыйре Г.Тукайның 135 еллыгына багышланган "Ул бүген дә монда, халык күңелендә" дип аталган әдәби кичә белән узды. Кичәдә укучылар бик теләп катнаштылар.Очрашу татар халкының гимнына әйләнгән Г.Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җыры белән тәмамланды.