Музыкально-литературный вечер "Мәңгелек моң"
И.Шакировның иҗатына багышланган "Мәңгелек моң" дип аталган әдәби музыкаль кичә узды. Кичәгә "Сүнмәс йолдыз" дигән исем астында күргәзмә оештырылды. Күргәзмә, кичәгә килгән кунакларны, И.Шакиров турында китаплар, аның репертуарыннан җыелган җырлар китаплары һәм шулай ук газеталардан тупланган статьялар белән таныштырды. И.Сафиуллин гитарада башкарган "Сәрвиназ" җыры аеруча тамашачыларга уңай йогынты ясады. Бу әдәби музыкаль кичә йөрәкләрне тетрәтерлек моң чишмәсенең суын агызган И.Шакиров, милләтне милләт итеп дин һәм җыр-моңнарны саклаучы итеп танытты. Өлкән буын кешеләре:" Тереклек суы белән милләтебезне терелтүче ул-безнең Илһам,"-диеп кичәне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткереп таралыштылар.