Язмышларга буйсынмас җан
Кичә Чулман-Су мәдәният үзәге белән үткәрелде. Алып баручылар тамашачыларны Фәнис Яруллинның тормыш юлы белән таныштырдылар, шагыйрьнең шигырь юлларын укыдылар. Кичә барышында Нина Николаева Фәнис Яруллинның “Бергә булганда” дип аталган шигырен укып китте. Шулай ук кичәдә җырлар җырланды. Гөлфирә Хисамиева -“Мин сине шундый сагындым”, Лилия Вахитова – “Әниемә”, Әлфинур Атауллина – “Имәннәр шаулавы” һәм кичәнең йомгаклау өлеше булып трио башкараунда “Алан гөлләре” дип аталган җырлар җырланды. Баянда Әсхәт Кабиров уйнады.