“Мәхәббәткә мәдхия “, “Ода любви”
Габдулла Тукай милләтнең йөз аклыгы, рухи таянычы булган бу олугь затның тормыш сукмагын, җиде-сигез ел эчендә тудырган кабатланмас иҗади мирасын китап укучыларга җиткерү безнең максат.
Безнең әдәби кичәбез дә Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышлап уздырылды. Иҗат гомерендә халык шагыйре дәрәҗәсенә күтәрелгән бөек шәхеснең язмышы вакыт узган саен игътибарны үзенә җәлеп итә бара. Сан ягыннан әллә ни күп булмаган, әмма сәнгати эшләнешләре гаять тә югары булган, шагыйрь күңелендә кайнаган хис -кичерешләрне чагылдырган мәхәббәт шигырьләре....
Әйе, мәхәббәттә янган шагыйрь. Ул үзенең мәхәббәтен хур кызына тиңли. Шагыйрь кара күзле, гүзәл кызны Зәйтүнәне Казанда очрата. Габдулла Тукай үзенең мәхәббәтен яратканына шигырьләр аша аңлата.
Без үзебезнең кичәбездә Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнүче яшьләр белән очраштык. Бөек шагыйребезнең яшерен янып йөргән мәхәббәте турында таныштырдык,чарада презентация күрсәтелде. Шагыйрьнең китаплары буенча күзәтү үткәрелде.