Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

"Вәлиев Разил Исмәгыйль улының туган көне булып узды"

Разил абый....
Вәлиев Разил Исмәгыйль улы...
( 04.01.1947. - 20.10.2023)

 

Ява карлар, ява карлар
Яңа елнын кары ява..
Кар өстендә учак булып,
Яшьлек еллары яна...
Разил абый шигыренә язылган искиткеч матур жыр белән, искә алу кичәсен ачып жибәрдек.
Әйе, бу көннәрдә, яисә 4 январь, мәшхүр шәхесебез, Вәлиев Разил Исмәгыйль улының туган көне булып узды, бакыйлыкка күчкәненә дә 2 елдан артып китте...
Язмалардан үз тавышы белән укыган шигырьләрен тыңлап, туып үскән нигезе Ташлыкка, балачагына, газиз халкым, милләтем диеп, жан аткан ижатына, яулаган үрләренә сәяхәт ясап, күзләргә яшь тулды.
Шундый эчкерсез, бөек шәхеснең арададан китүенә, безнең өчен, гомумән, милләт өчен БИК ачы, ЗУР югалту икәнлегенә, әрнү-катыш сызлану белән, кат-кат инандык...
Искә алу кичәсен, Разил абыйның рухына, АК әбиебезнең догасы белән тәмамладык.
Урыннарыгыз жәннәт түрләрендә булсын Разил абый.!
Сез мәңгегә безнең йөрәктә..!