“Теләкләр картасы»
Китапханәдә теләкләр картасын ясау буенча иҗади мастер-класс узды. Һәр катнашучы, үз теләкләрен, хыялларын, максатларын формалаштырып, карта төзеде. Балалар теләкләр барышына карап уйлап таптылар, кисеп алдылар, туры килгән рәсемнәр сайлап алдылар һәм ябыштырдылар. Бик күңелле һәм иҗади мастер-класс килеп чыкты, һәркем үз уйлаган хыялларын картага кертә алды. Ә хыяллар алар тормышка ашу сыйфатына ия. Дөрес хыялланырга һәм үз теләкләреңне формалаштырырга гына кирәк. Барысы да тормышка ашар дип өметләнәбез.