«Халкымның милли йолалары»
Бөек татар халкын, бай тарихын,
Гасырлардан килгән мирасын,
Калдырасы иде яшь буынга,
Һәрбер кеше барлап сакласын!
Һәр халыкның буыннан - буынга күчеп, сакланып килгән ядкарьләре, үз иткән бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре,йолалары була.
Бу йолалар-шул халыкны бердәм милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе.
Без дә, китапханә киштәләрендә яткан, тылсымга ия булган китаплар , әнкәй-әбекәйләребездән калган аллы-гөлле чиккән сөлгеләр, ашъяулыклар, читек-чүәкләр ярдәмендә үткәннәргә кайтып килеп, шул хатирә-йолаларны кабат яңарттык.