Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

«Мин китап укырга яратам/Я люблю читать»

Матур әдәбият — электән кеше күңелендә иң җылы, нечкә хисләр, матурлык — нәфислек, яхшылык, яктылык уятучы, дөньяны күрә белергә, кеше булырга өйрәтүче көчләрнең берсе.
Китапны чын кунелдән, бирелеп, мәгьнәсенә төшенеп, аннары рольләргә кереп укысан,ул чыннан да кызыклы табышка, аерылмас дуска әйләнә.
"Мин китап укырга яратам" исемле әдәби кичәдә дә, китапның нинди тылсымга ия булуы, баксаң, тормышта өлкән яшьтәгеләрнең фикере буенча "чын иптәш" ролендә, ялгызлыктан чыгу чарасы буларак та куллануы турында сөйләштек.
Беррәттән, кем нинди китап, әсәр укыган һәм аның кыскача эчтәлеген сөйләп алганнан соң, якынлашып килүче бәйрәм 9-нчы май бәйрәмен истә тотып,
сугышта катнашкан бабалары, тыл ветераннары турында истәлекләре белән уртаклаштылар.
Нур Баян, Фатих Кәрим, Әхмәт Ерикәйнең һәм үзләренең яттан белгән шигырьләрен укып яңгыраттылар.