Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

"Чишмә" әдәби берләшмәсендә-Җәмилә Әхтәмова кунакта

 22 апрель көнне Кама Аланы китапханәсендә Җәмилә Әхтәмова белән бик күркәм очрашу узды.
Чын әдәби очрашу булды бу. "Чишмә" әдәби берләшмәсе шагыйрьләре үзләренең шигырьләрен укып кына калмадылар - образлар системасы , әсәрләрнең тәрбияви һәм эстетик әһәмияте хакында фикерләштеләр.
Автор үзенең иҗат юлын турында кыскача белешмә бирде, гыйбрәтле вакыйгаларга тукталды.