Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

«Мин кабыздым җырда ялкын итеп.../В сердце зажег я огонь...»

«Халык җырлары- халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә  күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер" Г. Тукай.

Халык җырлары,моңнары да гасырлар аша  буыннан буынга сакланып һәм камилләшеп, безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирас булып тора.
 Телдән-телгә күчеп, алар шомара барган һәм бүгенге көнгә кадәр сакланып камилләшеп килгән.Татар халык җырларын төрле уен коралларында уйнаганнар.

"Мин кабыздым җырда ялкын итеп " исемле кичәне дә, гармун көенә, борынгы җырларны, автор-композиторларны искә төшереп, "Кама Аланы" җыры белән тәмамладык.