"Яшик әле елмаеп..!"
Елмай, елмай, елмай әле
Елмайсын ла чыраең ..
Бу дөньяга бер килгәнбез
Яшик әле елмаеп..!
Күп илләрдә 1 апрельдә көлү, шаяру, дусларча алдашу көнен билгеләп узалар.
Без дә бу көнне шаярту, кызык хәлләр һәм күңелле уеннар белән билгеләп үттек. "Чаян" журналыннан кызыклы мәзәкләр укып, төрле квест-викториналар, әйтемнәр, күмәк уеннар, җырлар белән кичәне тәмамладык.