«Музыка народов мира»
Һәрбер милләтнең, халык җырлары, буыннан-буынга күчеп, иң кадерле мирасы булып тора.
Без дә, тиз генә, утырган җирдән, төрле илләргә ,җыр дөньясына сәяхәт ясап алдык.
Асхәт абый бик оста төрле милләт көйләрен уйнады, кызлар үз чиратында, дөрес җавап табып, кушылып җырладылар. Хәтта, уен формасында, эспромтом, күренекле шагыйрьләрнең шигырь юлларын көйгә салдылар. Очрашу бик кызык һәм күңелле узды.