Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

“Җәннәт – әниләрнең аяк астында“

“ӘНИ” диеп язып куйдым,

                                   Яңа яуган ак карга,

                                  Таптамагыз...һич ярамый,

                                  “ӘНИ” сүзен таптарга...!!!

                                                                               Зәкия Туфайлова.

 

Өч кенә хәрефтән торган  шушы сүздә, күпме җылылык, мәрхәмәтлелек, нур балкый !

Әйе, “ӘНИ” бөек исем...Һ.Такташ сүзләре белән әйтсәк, хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөеклеге “Ана” – булуда!

   Китапханә стеналарында узган кичәбез дә, изге җаннар, әниләр көненә багышланды.  

       Тәмле чәй өстәле артында, матур шигырьләр укыганда күзләр яшьләнде, мәкаль – әйтемнәр сөйләгәндә күзләр очкынланды,  моңлы җырлар  җырлаганда иңгә гүя канат үсте...Кичә бик күңелле узды.

      Бәйрәм белән хөрмәтле,  ак  яулыклы әби- апаларыбыз!