«Җырлы дөнья/ В мире музыки и звуков»
Кичәдә җыр-моңның әһәмияте, тормышка булган йогынтысы, тәрбияви, рухи ризык буларак мөһим яклары чагылдырылды.
Беррәттән, шигырь юллары белән җыр-моң яңгырады. Килгән кунакларыбыз Гүзәл Евдокимова һәм Дилүс Миннигулов үзләренең моңлы тавышлары белән бар кешене әсир итте. Йомгаклап, аларга “Рәхмәт хатлары” тапшырып тагын да очрашырга язсын дигән теләктә саубулаштык.