«Картая мени соң йөрәк"
Класс сәгатенә Кама Аланы шагыйре Умәров Т.В. һәм күркем ханым Әхмәтҗәнова Ф.А. чакырылды. Укучылар кадерле кунаклар белән әнгәмә кордылар. Алар үзләренең тормышлары белән, эшләгән эшләре белән, үрнәк булып укучыларга яхшы тәрбия, омтылыш бирделәр, һәм өлкән яшьтә булуга карамастан күпкырлы - тик тормас җан икәнлекләрен исбатладылар.Китапханәчеләр “Өлкәннәр көненә” багышлап, уенлы-викторина уздырдылар, шагыйрьләрнең һәм язучыларны китапларына күзәтү ясадылар.