Городская библиотека - филиал № 2

Язучының коралы -кәгазь, каләм, һәм китап

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Хәбибрахман улы Салихов 1958 елның 7 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Киров исемендәге совхоз бистәсендә туа.  Д. Салихов — актерлык хезмәтеннән үсеп чыккан, сәхнә законнарын, серләрен үзенең хезмәт тәҗрибәсендә сынап үзләштергән, заманча әзерлекле, талантлы драматургларның берсе. Татар сәхнәсенә ул беренче мәртәбә 1988 елда «Туй күлмәгем — соңгы бүләгем» исемле драмасы белән чыга. «Яшьлек хатам — йөрәк ярам» спектакле тамашачы тарафыннан аеруча җылы каршы алына һәм театрның тотрыклы спектакльләреннән берсенә әверелә.  «Язучының коралы - кәгазь, каләм һәм китап» дип аталган китап күргәзмәсе Д.Салиховның китаплары белән танышырга үз укучысын көтеп кала.