Городская библиотека - филиал № 2

Татар әдәбиятында укытучы образы

5 октябрьдә педагоглар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен-Укытучылар көнен билгеләп үтәләр. Гомерләре укытучылык эшенә багышланган язучыларыбыз иҗатында бу һөнәр ияләренә игътибар аеруча зур. Шулай булырга тиештер дә. Әдип үзе белгәнне язса гына, әсәре үтә тормышчан чыга. 2нче номерлы шәһәр китапханәсендә   төрле яшьтәге китап укучылар өчен,  китап күргәзмәсе  тәкъдим ителә.  М.Мәһдиев, Г. Исхакый, Т.Миңнуллин китаплары беркемне дә битараф калдырмаячак, укучылар китапларны зур кызыксыну белән укырлар. Китапханә үз укучыларын көтеп кала.