"Җепкә тезик гомер сәйләннәрен"
Авыл. Туган авыл. Анда син тәүге мәртәбә аваз салгансың. Анда синең бишегең тирбәлгән. Анда син беренче мәртәбә басу- болыннарга карап дөньяның матурлыгына, хозурлыгына соклану белдергәнсең. Анда сиңа буыннан буынга күчеп килүче иң матур хис, туган җиреңне ярату хисе күчкән.
19 март көнне мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары белән "Пушкинская карта" Федераль программасы кысаларында Югары Чаллы авылы тарихын яктырткан чара үткәрелде.
Авылның бүгенгесе күз алдында, ә үткән тормышы турында тарихи истәлекләр, тарихи сүрәтләр сөйли.
"Җепкә тезик гомер сәйләннәрен" дип исемләнгән тарихи дәрестә укучылар күп кенә кызыклы мәгълүматләр белән таныштылар.