Верхне-Челнинская сельская библиотека - филиал № 19

История села

Кеше һәм туган җир. Бу ике төшенчә бер- берсенә тыгыз бәйләнгән, кешене илсез, ә илне кешедән башка күз алдына китерүе кыен.
Туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан.
Болар җанга якын сүзләр. Каян башлана соң ул Туган ил? Туган ил әти- әни йорты бусагасыннан, авыл янындагы тугайлардан, урамда үсеп утыручы агачлардан, язын ак чәчәккә төренә торган хуш исле шомырттан, басудагы иген кырыннан... Ул без яши торган авыл, без иснәп үскән һава, тирәктәге кошлар сайравы.
Безнең авылга 1678 елда нигез салынган. Димәк чал тарихы бар. Бүгенге чарада катнашучылар белән авылның тарихына мавыктыргыч сәяхәт иттек. Авыл турында кызыклы мәгълүмат алу, авылның киләчәк буынына бик кирәкле гамәл.