Верхне-Челнинская сельская библиотека - филиал № 19

"Тукай дөньясына юл алыйк"

Мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, агымдагы ел республикабызда Тукай елы дип игълан ителде.
Милләте өчен янып яшәгән, кыска гына гомерен мәңгелеккә әйләндергән бөек шәхесебезнең тормыш юлын, әдәби һәм рухи мирасын укучыларга җиткерү максатыннан китапханәдә күргәзмә ясалды.