«Муса Җәлил- каһарман шагыйрь »
15 февральдә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел була.
13 нче февраль көнне китапханәдә легендар язучы, шагыйрь, журналист Муса Җәлилне искә алу, әдәби мирасын барлау максатыннан әдәби кичә булды.
Әдәби сәгать «Муса Җәлил – Шагыйрь-каһарман» дип исемләнгән иде. Чарада катнашучылар мәктәп елларында өйрәнгән шигырьләрен яттан сөйләделәр, бөек татар шагыйре иҗаты белән танышып кына калмадык, тәрҗемәи хәленнән кызыклы фактларны, аның балачагы турындагы истәлекләрне искә төшердек. Шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы елларындагы тормышының каһарманлык битләре белән таныштык.
Әдәби чара викторина белән үрелеп барды. Муса Җәлилнең шигыренә язылган җырлар, фильмнар турында әңгәмә үтте.