"Подарите книги в библиотеку"
Китапханәгә ел дәвамында китап бүләк итә аласыз. Беренче бүләк китаплар килеп тә җитте. Әлеге авылдашларга бик зур рәхмәт. Хөрмәтле китап сөюче дуслар, укучылар! Бүләккә бирелгән китаплар укыр өчен әзер. Алар арасында без яратып кабул иткән татар язучыларының әдәби китаплары бар. Балалар бик матур кызыклы рус телендәге китаплар белән таныша ала. Китапханәгә рәхим итегез!