"Уенлы тәнәфес"
Россия халыкларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм көнкүреш үзенчәлекләрен чагылдырган милли уеннары бар. Төрле милләт кешеләренең бер-берсенә ошаган уеннары да, шулай ук ошамаганнары да бик күп.
Югары Чаллы авыл мәктәбе белән авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен "Уенлы тәнәфес" оештырды. Әлеге чарада рус, удмурт, чуаш халыкларының кызыклы уеннары уйналды. Рус халкының "Золотые вороты", "Маша,Яша", "Елан" һәм башка уеннарны балалар бик яратып уйнадылар.