"Мин беләм"
Китапханәдә өлкәннәр белән "Мин беләм" интеллектуаль уены үткәрелде.
4 турдан торган уен кызыклы, мавыктыргыч үтте. Экранда күрсәтелгән рәсемнәр буенча фразеологик сүзләрне , төрле рәсемнәргә карап шигырьләрне танып белү дә кызыклы булды. Татар халык мәкалләрен сүзсез хәрәкәтләр белән күрсәтеп , башкаларның аңлавы да үзенчәлекле булды.