Верхне-Челнинская сельская библиотека - филиал № 19

Һәркем өчен гыйбрәтле язмышлар

Вакыйф Нуруллин 60нчы еллар башында үзенең кызыклы һәм үзенчәлекле хикәяләре белән матбугатта күренә башлый. Аннары тәүге күләмле әсәре булган “Шинельсез солдатлар” повестен яза. Әдәби җәмәгатчелек һәм укучылар игътибарын тойган язучы тагын да дәртләнебрәк иҗат итә башлый, шуннан соң аның бер-бер артлы “Күпер чыкканда”, “Әгәр син булмасаң”, “Аккан су юлын табар”, “Яшьнәп үткән яшьлек”, “Һәлакәт” һ.б. повестьлары дөнья күрә.

 

В. Нуруллинның әсәрләре рус теленә дә тәрҗемә ителеп, Мәскәү һәм Казан нәшриятларында күп мәртәбәләр басылып чыкты. Аның әсәрләре буенча кызыклы телефильмнар да куелды.