Верхне-Челнинская сельская библиотека - филиал № 19

"Умарталыкта күп нигъмәт"

Авыл-илнең туендыручысы. Авыл милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм илнең икъдисадый иминлеген саклауда төп роль уйный. 2023 елда Татарстан Республикасында "Авыл яши" проекты старт алды. Китапханәләр әлеге проект буенча мәгълүмати үзәкләр булып тора.
Югары Чаллы авыл китапханәсе Пушкин картасы федераль программасы кысаларында "Умарталыкта күп нигъмәт" исеме астында авылыбыз умартачыларына багышланган мәгълүмати- тематик дәрес үткәрде.
Чара өчен күргәзмә-инсталяция ясалды. Умартчыларны яктырткан буклетлар тәкъдим ителде. Алар турында видеолар күрсәтелде.
#Пушкинскаякарта