Көмеш кыңгырау
Көмеш кыңгырау газетасы Республикада балалар өчен чыга тоган бердәнбер татарча газет. Ул атнага бер мәртәбә бастырыла. Чаллыда чыга торган «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасы — үз укучысын һәм үз йөзен булдырган басма. Сәләтле, булдыклы балалар, аларның уңышлары турында язудан тыш, бүгенге көндә тагын бер мөһим функцияне үти — яшь буынга иҗат итү өчен киң мәйдан бирә ул.
Балалар белән әлеге газетаның сентябрь, октябрь ае саннарына мәгълүмати сәяхәт үткәрдек. Газеталардагы шигырьләрне кычкырып укыдык, кроссвордларын чиштек. "Син үз тәлинкәңдәме?" дигән тестны үттек. Үзләренең яшьтәшләре язган язмалар белән таныштык. Газетага анализ ясадык.