"Авыл алга атлый"
Түбән Кама шәһәре Сабантуенда, район күләмендә үткәрелгән "Авылым җәүһәрләре" муниципаль конкурсына нәтиҗә ясалды. Чарада катнашкан барлык җирдәшләребез, ихлас күңелдән рәхмәт!
Һәр авыл җирлеге үзләренең эшчәнлеген, хезмәтләрен, авыл нинди сулыш белән яши шуны күрсәтте. Сәхнәдә күңелле чыгыш ясау, күз явын алырлык бай күргәзмәләр, мастер класслар тамашачы күңеленә хуш килде.Үз эшенең осталары, чигү, кәрзин үрү, тал үрү кебек мастер класслар күрсәттеләр.
Казылык, сөт азыклары күргәзмәсеннән халыкка әлеге ризыклар тәкъдим ителде.
ООО "ХАНПЛАСТ" үзенең бик күп төрле продукциясен күргәзмәгә куеп сөендерде.
Хәтта бәйрәмгә күргәзмәгә, күргәнегезчә бөдрә чәчле кәҗә, кечкенә бозау, сарыклар һәм кош-кортлар алып киленгән иде.