Верхне-Челнинская сельская библиотека - филиал № 19

"Җилферди чиккән сөлгеләр, Сабантуй бүген бездә"

Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үткәрелде. Төрле милли уеннар белән җырлар үрелеп барды. Кызыклы ярышларда халык бик теләп катнашты. Әлеге бәйрәмдә тагын бер кызыклы, безнең авыл Сабантуена гына хас, үзенчәлекле ярыш оештырылды. 5 турдан торган ярыш нәтиҗәсе буенча авылның иң көчле ир- егете билгеләнде.