Барысыда алар өчен!
"Балалар бакчасында Гөлнур Зиатдинова җитәкчелегендәге "Игелек" волонтерлык оешмасында очрашу булып үтте. Әлеге очрашуга Түбән Кама шәһәреннән Шамсетдинова Рәзилә Тимергали кызы килде. Ул берничә мәртәбә МХО зонасына гуминитар ярдәм алып барган, үзе дә Донецк шәһәре госпитальендә эшләп кайткан, оешманың патриотик тәрбия һәм мәдәният эшләре урынбасары, 49нчы балалар бакчасында оешкан "Пчелка" волонтерлык оешмасы җитәкчесе. "Игелек" волонтерларына ихлас рәхмәтләрен җиткереп, "Рәхмәт хаты" тапшырды. Чәй өстәле артында, алга таба сугышчы ир- егетләргә ярдәм итү буенча әңгәмә үтте.