"Барысы да егетләр хакына"
"Игелеккә бер адым" волонтерлык хәрәкәте активисты, "Егет без" проектының җитәкчесе, шагыйрь, күпкырлы көчле шәхес Рүзәл Минһаҗев белән очрашу кичәсе хәтерләрдә уелып калыр. Күңелгә үтеп керә торган чыгышлары, башкарган җырлары белән елаттылар да, елмайттылар да. 25 тапкыр Хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илткән егетнең халыкка җиткерер сүзе бик күп.