Әлифба бәйрәме
Югары Чаллы мәктәбенең беренче сыйныф укучылары белән "Әлифба бәйрәме" үтте. Бәйрәмдә балаларның әниләре, башлангыч сыйныф укучылары һәм Белмәмеш катнашты. Укучылар чыгыш ясадылар, Белмәмешкә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Кызыклы ярышлар үткәреледе. Чара Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.