"Башваткыч"
Балалар өчен чыгарыла торган "Непоседа" журналының һәр санында берничә кросворд бирелә. Шулай ук "Сабантуй" газетасында да башваткычлар бастырыла. Әлеге матбугатъ битләрендәге башваткычларны чишү буенча ял сәгате оештырылды. Балалар бик теләп башваткычларны чиштеләр. Аннан соң алар өчен кызыклы уеннар оештырылды.