В поисках клада
Балалар һәм яшьүсмерләр өчен оештырылган квест уен 6 турдан торды. Максат биремнәрне үтәп хәзинәне табу иде. Чарада катнашучылар бердәм булып әлеге турларны уңышлы үттеләр.Соңгы турга үтү өчен каен агачларына яшеренгән хәрефләрне табып, китапханә сүзен төзеделәр. Китапханәдә, серле чемоданның ачкычын табу өчен, 10 рус халык әкиятләре буенча сорауларга җавап таптылар. 10 ачкыч арасыннан серле чемоданның ачкычын туры китереп табып алу да кызыклы булды.