Верхне-Челнинская сельская библиотека - филиал № 19

"Аның үз кыйбласы - Балачак иле"

Танылган балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А. Алиш һәм С. Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе Рәшит Бәшәргә октябрьдә 75 яшь тулды. Шул уңайдан китапханәдә  аның китапларын яктырткан ачык киштә ясалды һәм ачык киштә буенча әңгәмә үткәрелде.