Бүләк бирү сездәндер, биеп бирү бездәндер!
Авыл көнен матур итеп, кызыклы итеп үткәрү өчен әйбәт бүләктә кирәк. Шул максат белән авыл халкыннан бүләк җыю оештырылды. Татар халкының милли киемнәреннән киенгән 4 группа бүләк җыярга чыкты. Ул кичне авыл өстендә уен, моң, җыр тавышы тынып тырмады. Халык өчен үзенә күрә бер бәйрәм шул инде бу.