"Татарча диктант яз"
Китапханәдә "Татарча диктант яз" - дөньякүләм белем тикшерү акциясе оештырылды. Диктант тексты Рөстәм Галиуллинның "Васыять " романыннан өзек булды. Әлеге китап, язучы, остаз, дин әһеле, мәгърифәтче, табиб Таҗетдин Ялчыголга багышланган. Диктант язганнан соң әлеге шәхес белән тирәнтен таныштыру оештырылды.