Верхне-Челнинская сельская библиотека - филиал № 19

"Тиздән Сабантуй җитә"

Ерак гасырлардан килә торган татар халкының милли бәйрәменә әзерлек 1 ай бара. Бәйрәмгә бүләк җые үзе дә бер бәйрәм төсмере ала. Татар милли киемнәре кигән егет -кызлар, хатын- кызлар, ирләр белән һәр йортка кереп матур теләкләр теләдек. Һәр йорт хуҗасы бәйрәмгә көченнән килгәнчә ярдәм итә, бүләкләрен тапшыра. Капка төбендә бергәләп биеп алу, җыр авыл халкының кәефен күтәрде.