Верхне-Челнинская сельская библиотека - филиал № 19

"Солдатта булган диләр..."

Очрашу кичәсенә төрле елларда солдат хезмәтендә булган ир- егетләр чакырылды. Хезмәт юлларын солдат хезмәтенә багышлаган  Садиков Сахап Салих улы, Сафиуллин Илшат Һади улы кызыклы чыгыш ясадылар. Әфганистан сугышын кичкән авылдашларыбыз Салимгараев Мөнзил Закирҗан улы, Садиков Фәнил Хатип улы, Габдрахманов Әлхәт Рәфкат улы тыйнак кына үзләре белән бәйле сугыш истәлекләре турында сөйләп үттеләр. Чечня сугышында булган 2 егетнең әниләре сөйләгән истәлекләрне, беркем дә тыныч күңел белән тыңлый алмагандыр.