Верхне-Челнинская сельская библиотека - филиал № 19

"Давайте угадаем"

 Рус язучысы С.Я. Маршакның иҗатын белмәгән бала юктыр. Моның шулай икәнлеген, китапханәдә үткән викторина аша да белеп була. Экранда язучының китапларыннан картиналар күрсәтү белән, балалар бик тиз генә җавап биреп бардылар. Өстәлгә ясап куелган ачык киштәдән әсәрләрне табып укып таныштык.