"Китапханә - аралашу үзәге"
Авылыбызда балалар мәйданчыгы белән китапханә янәшә генә урнашкан. Эссе җәйге көннәрдә мәйданчыкта уйнаганнан соң, салкынча, күләгә китапханәгә кереп шөгылләнү күңелгә рәхәтлек бирә. Бу көнне без балалар белән өстәл уеннары оештырдык. "Хоккей", "Шашка", "Домино" уеннары буенча турнирда бик теләп катнаштылар.