Илһамнан илһам алып.
15нче Февраль көнне Зур Афанас авыл китапханәсендә халкыбызның кабатланмас моң иясе Илһам ага Шакировны искә алу кичәсе үткәрдек. Кичәдә яраткан җырчыбызның җырларын җырладык, аның башкаруында да язмалар тыңладык. Китапханәче Дания Нуреева җырчыбызның тормыш юлы, төрле елларда басылган аның турындагы якты хәтирәләр, китаплар, альбомнар, аңа багышланган ишгырьләр белән таныштырып үтте. “Умырзая” ансамбле җырчылары Рәсимә Сибгатуллина, Венера Басаркиналар Илһам ага репертуарыннан җырлар башкардылар. Кичәбез азагында Илһам аганың рухына багышлап дога кылдык, рухлары шат, авыр туфрагы җиңел, урыннары җәннәт түрендә булсын.