Паркта китаплар укыйбыз
Җәй көннәрендә мөмкин кадәр күбрәк вакытны саф һавада үткәрәсе килә. Парклар - иң популяр ял итү һәм күңел ачу урыны.
Укучыларга максималь якынаю һәм китаплар яратучылар өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан, Олы Афанас авылы китапханәсе хезмәткәрләре паркка китаплар күргәзмәсе белән чыктылар. һәр кеше, китапханәгә кермичә, ачык һавадагы күргәзмәдән алып китапны укый ала.