Больше-Афанасовская сельская библиотека - филиал № 14

Без Тукайлы шигърият

26 апрель - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне буларак билгеләп үтелә. Габдулла Тукай иҗаты балалар тарафыннан яратып тирәнтен өйрәнелә. Бүген Зур Афанас мәктәбе, "Ручеек" балалар бакчасы, мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе берләшеп "Без Тукайлы шигърият" дип исемләнгән бик матур, эчтәлекле чара уздырдылар. Бәйрәмдә балалар сөекле шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Әкият геройлары - Су анасы, Шүрәле, Күбәләк белән тагын бер кат очрашып, әсәрләрне искә төшерделәр. Афанас китапханәчеләре "Шурәле" әсәреннән өзек укып киттеләр. Чара балалар куңеленә бик хуш килде.