Милләтемнең энҗе бөртеге
22 апрель көнне Зур Афанас авыл китапханәсендә яраткан, хөрмәт иткән шагыйребез Габдулла Тукайның 136-еллыгына багышланган «Милләтемнең энҗе бөртеге» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде.
Әлеге күргәзмә китап укучыларны бөек шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыра. Әлеге күргәзмә 26 апрельгә кадәр эшлиячәк. Барлык Г. Тукай иҗатын яратучыларны китапханәдә көтеп калабыз.