Балчыклинская сельская библиотека - филиал № 12

“Утлы еллар кайтавазы йөрәкләрдә,китапларда”


Бөек Җиңүнең 80 еллыгы каршылап Балчыклы китапханәсе “Утлы еллар кайтавазы йөрәкләрдә,китапларда”дип исемләнгән бәйрәм үткәрде.Кичә Туган илебезне яклап ,безгә матур,тыныч тормыш бүләк иткән сугыш ветераннарын искә алу,тыл ветераннарыбызны хөрмәтләү йөзеннән үткәрелде.Тарихи хәтерне саклау,ата-бабаларыбызның батырлыгын онытмау –китапларда бирелә.”Хәтер..Китапларда һәм йөрәкләрдә мәңгелек” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әнә шул турыда сөйли.

 

     Кичәне бәйрәмебез кунакларын котлап , Шәңгәлче авыл башлыгы Рамил Хасанович ачып җибәрде.Ул чыгышын авылыбызда тыл ветераны барлыгын,алар өчен тиздән һәйкәл ачылуын ,сугыш афәтләре илебезгә кабат килмәсен дигән теләк белән башлады.

 

       Кичә өчен “Батырлыкка йөрәгең белән кагыл”-фотоларда сугыш хатирәсе дигән стенд ясалды. Шулай ук “Бөек Җиңү даны сүрелмәс”дигән фотоальбомда  сугыш һәм тыл  ветераннары,сугыш чоры балалары фотолары урын алган.