Китапханә – серле дөнья
Китапханә – серле дөнья.
Китапханә – беренчедән, матур әдәбият дөньясы булса, икенчедән, тылсымлы вакыйгалар иле дип әйтергә мөмкин. Анда рухи байлык алудан тыш, язучылар белән очрашасың, яңалыкларны белергә омтыласың... Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Гомуми итеп әйткәндә, алар берсен-берсе тулыландырып, үткәнне онытмаска, бүгенгенең кадерен белергә, киләчәкне күзалларга да өйрәтәләр.
Бүгенге заманда без кеше китап укымый дип зарланырга яратсак та, китап сөючеләр юк, дип әйтергә һич телебез эйлэнми. Китапханәбездэ китап сөючеләр өчен барлык шартлар да тудырылган – компьютер белән тәэмин ителгән, интернет челтэренэ тоташтырылган. Актуаль темаларга туры китереп китап күргәзмәләре эшләп тора.
Китапханә – серле дөнья булса, китапханәче – шул серне чишәргә ярдәм итүче.
Шулай ук, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экскурсияләргә чакырабыз, конкурслар аша нәниләр күңеленә ачкыч табабыз. Үзләренең килгәннәрен генә көтеп тормыйбыз, балалар бакчаларына, мәктәпләргә үзебез дә барабыз.
Теләгебез бер: укучылар китапханәдән читләшмәсен, бары тик шул очракта мәктәптә дә яхшы укырлар, тормышта да үз урыннарын дөрес табарлар. Без шундый ышаныч, өмет белән яшибез. Чөнки кеше язмышында китап гаять зур урын алып тора. Китаплар, кайсы гына өлкәгә карамасын, безгә матурлыкны күрергә, яшәргә, тормышны аңларга өйрәтә, тәҗрибә тупларга, акыл эшчәнлеген үстерергә булыша. Китап чын мәгънәсендә – безнең якын дустыбыз. Хәзерге көндә китапхәнәбездә китап тикшерү эше бара.
Шуңа карамастан,сезнең өчен ишекләребез ачык, хөрмәтле КИТАП соючелэр! !